Бариев: Путинның юлламасы россиялеләрнең гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның юлламасы кеше потенциалын саклауга һәм үстерүгә, Россия халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Мондый фикерне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев әйтте. «2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшь булырга тиеш. Социаль яклау, туклану, сәламәтлек саклау, балалы гаиләләрне яки балалар тууга бәйле мәсьәләләр буенча мотивацияләү мөһим», — диде Марат Бариев. Үз юлламасында дәүләт башлыгы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә басым ясады, диде ул. «Президент кайбер инициативалар турында әйтте. Мисал өчен, августта һәр укучыга 10 мең сум акча бүлеп биреләчәк», — диде Бариев. Парламентарий сүзләренчә, аңа еш кына алимент түләтүгә ирешә алмаган аналар мөрәҗәгать итә. «Алар тиеннәр сорап йөри, күп вакытын һәм нервларын югалта. Президент моңа чик куярга кирәк диде. Алимент алырга тиешле зыян күргән як мондый юл аша узарга тиеш түгел, барлык бу мәсьәләләр башкача хәл ителергә тиеш», — диде парламентарий. Россия Президенты Владимир Путин бүген Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясады.