Васил Шәйхразыев Минзәләнең «Шатлык» балалар бакчасында булды
(Минзәлә, 21 апрель, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дильфас Галиев). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Минзәләгә сәфәр кылды. Ул район башлыгы Айдар Сәлахов һәм башка кунаклар белән бергә «Шатлык» 11нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасында кунаклар «йолдызларга юл» (космос зонасы), «Татар йорты” мини-музеен, билингваль кабинетта рус телле балаларга туган тел дәресен, музыка залында Идел буе халыкларының бию композициясен, шахмат академиясен, туган тел дәресен, 8нче төркемдә яшь пешекчеләр һәм 14нче төркемдә инглиз теле дәресләрен, авыл йортында «Әпипә» балалар музыка оркестры чыгышын карады. Кунаклар балалар әзерләгән кыстыбыйны да авыз итте. «Бакчага балалар күп йөргәч, эшләргә дә күңелле. Алар бер-берсе белән дус. Телләрне белү милләтара дуслыкны ныгыта. Бу бакчада балаларны милләт буенча бүлү дигән нәрсә юк», — диде мәктәпкәчә белем оешмасы мөдире Надежда Калинина. Аннары кунаклар Минзәлә шәһәре гимназиясендә булды. Гимназиядә татар мохите, балалар татарча сөйләшә.