Свердловск өлкәсе китапханәләренә Татарстаннан китаплар килгән
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Аракай авылының милли мәдәни комплексы Татарстан Милли китапханәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан татар телендә китаплар ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә. Аракай авылы Мәдәният йортына 5225 данә татар әдәбияты тапшырылган. Түбән Серга, Артин, Красноуфим районнары, Березовский шәһәре һәм башка территория китапханәләренә беренче партиядәге 3667 китап килеп җиткән инде. 1558 китап кергән икенче партиясе әзер, озату көтелә. Алынган татар әдәбияты Свердловск өлкәсенең татар халкы белән эшли торган 36 китапханәсенә бүленгән. «Татар телендәге китапларга ихтыяҗ зур һәм алар киштәләрдә тик ятмый», - диелгән хәбәрдә.