Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Коронавирустан өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1939 һәм 1959 елларда туган ике хатын- кыз, шулай ук 1941 елгы ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - дип сөйләделәр ведомствода.
Татарстанда пандемия вакытында 449 кеше вирус корбаны булган.
Тәүлек эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган.