Росгвардия хезмәткәрләре балаларына югары уку йортларына кергәндә өстенлек бирелә
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләренең балалары әлеге ведомство карамагындагы югары уку йортларына өстенлекле керү хокукын алды. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды. Документ нигезендә «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр кертелде. Аның гамәленә «Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары, илкүләм гвардия гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итүче гражданнарның балалары, шулай ук күрсәтелгән органнарда хезмәт итүдән азат ителгән һәм 20 һәм аннан да күбрәк хезмәт стажы булган элеккеге хезмәткәрләрнең балалары эләгә», — диелә хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган документта. Абитуриентлар мондый хокукны керү сынауларын уңышлы үтәгән очракта гына алырга мөмкин.