Александр Терентьев «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү чарасы – бу кандидат инициативасын сайлаучыга җиткерү өчен өстәмә мөмкинлек. Праймеризда катнашу өчен документлар тапшырганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев шундый фикер белән уртаклашты.
«Теләсә кайсы сайлап алу чарасы эчке яктан җыелырга, нәрсә эшләгәнлегеңне анализларга, нинди бурычлар торуын аңларга мөмкинлек бирә. Бу мөһим адым һәм кешеләр белән аралашу кысаларында республика һәм мин җитәкчелек иткән бүлекчә тарафыннан күрелә торган адымнарны тагын бер кат чагыштыру мөмкинлеге», - диде ул.
Терентьев республиканы идеологик юнәлеш кенә түгел, ә монда гамәлгә ашырыла торган эшләр, проектлар, республикада булган барлык зур проектлар, инициативалар да күрсәтеп тора, дип өстәде. Бу шул исәптән «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлеге дә.