Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»).Чәршәмбе көнне Татарстанда элеккечә үк көчле җил саклана. Аның тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә. «Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем күзәтелми», - диелә синоптиклар хәбәрендә. Әмма көндез һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә яңгыр көтелә. Төнлә температура -2дән +3 градуска кадәр, кайбер районнарда -7 градуска кадәр фаразлана. Көндез һава 7-12 градуска, республиканың көнчыгыш өлешендә 16 градуска кадәр җылыначак.