Аргентина «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлады
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Аргентина Латин Америкасында беренче булып коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасын җитештерә башлады. Алга таба вакцина Үзәк һәм Латин Америкасы илләренә җибәрелә ала, диелә Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәрендә. РИА Новости хәбәр итүенчә, Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм Laboratorios Richmond SACIF фармацевтика компаниясе Аргентинада коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасының беренче партиясен җитештерү турында игълан итә. Аргентина Латин Америкасының «Спутник V» вакцинасы җитештерә башлаган беренче иле булды, — дип билгеләп үттеләр фондта.