Быел Түбән Камада 67 ишегалды төзекләндереләчәк
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышында киң күләмле эшләр башланды. Быел «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Камада 67 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. «Алексеевскдорстрой» АҖ эшчеләре Тынычлык проспектының 30нчы йорты ишегалдында юл ремонтлауга кереште. Әлегә алар асфальтның өске катламын салдыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ремонт барышында юллар, тротуарлар яңартылачак, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар булдырылачак, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелачак, балалар өчен уен һәм спорт зоналары ясалачак.