Быел Пензада беренче тапкыр «Рамазан чатыры» урнаштырдылар
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә Пензаның Хәбиб Җамал Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәге территориясендә беренче күмәк ифтар узды, анда төрле милләттән булган 300гә якын ир-ат җыелды. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, быел Пензада «Рамазан чатыры»н беренче тапкыр урнаштырдылар. «Рамазан чатыры 2021» - Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан иганәчеләр ярдәмендә оештырыла торган мәдәни-хәйрия проекты. Аның төп максаты – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм халыкны мобилизацияләү. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам хәзрәт Дашкин сүзләренчә, «Рамазан чатыры» кысаларында хәйрия ашларыннан тыш мәдәни программа, тематик кичәләр, балалар көннәре һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.