Татарстанның мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блоклары ремонтланачак
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләрендәге ашханәләрдә 1 июньнән азык-төлек блокларын ремонтлый башлаячаклар. Бу хакта парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов балаларны кайнар ризык белән тукландыру мәсьәләсе буенча Биектауда парламент президиумы утырышы узганын искәртте. Бу юнәлештә эш барышы белән кызыксынды. «Ашханәләрне матди-техник җиһазлау буенча республика программасы кабул ителде. Әлегә уку баргач, бу эшкә тотына алмыйбыз. 1 июньнән азык-төлек блокларын ремонтлауга керешәбез. 1 сентябрьгә кадәр программаны тулысынча гамәлгә ашырачакбыз. Яңа уку елына яхшырак җиһазланган база белән керәчәкбез», — дип җавап бирде Андрей Поминов. Ул Биектаудагы президиум утырышы белешмәсендәге пунктларга игътибар белән карауларын әйтте. «Беренче чиратта, башлангыч мәктәптә кайнар ризык белән ашатуны оештыруга игътибар бирәбез. Ризыкның каян, ничек китерелүен, бу эш ничек оештырылуын контрольдә тотабыз, чөнки кисәтүләр бар иде, шуларны карыйбыз», — диде Поминов.