Песков: Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында үзе сөйләячәк
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясатуын үзе хәбәр итәчәк.
«Президент икенче уколны ясатачак. Беренче укол турында әйткән кебек, ул икенчесе турында да хәбәр итәчәк», - диде журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Владимир Путин вакцинаның беренче компонентын 23 мартта алды. Нинди препарат кулланылганын ул хәбәр итмәде.