Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан-шәриф аеныңберенче көнендә Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу — Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк», диелгән хәбәрдә.