Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус белән авыруның 34 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. «9 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда — 15, Чаллыда — 8, Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә, Питрәчтә — икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорскида берәр кеше авырган. Бүгенге көндә республикада Covid-19 вирусының 19 802 очрагы теркәлгән. Барлыгы 16 928 кеше, шул исәптән 13 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.