Татарстан кызы Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның йөзү буенча җыелма командасының 16 яшьлек вәкиле Рената Гайнуллина Казанда узган йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады. Хатын-кызлар арасында финалда 200 метрга аркада йөзү ярышында Татарстан спортчысы өченче нәтиҗә белән финишка килде (2 мин. 13,15 сек).
Шулай итеп, Россия чемпионатында Татарстан спортчылары җиде медаль (1 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза) яулады. Бу гомумкоманда рәсми булмаган медаль зачетында унынчы нәтиҗә булды. Мәскәү йөзүчеләре иң күп медаль (алтын медальләр дә, гомуми сан буенча да) яулады. Алар исәбендә төрле дәрәҗәдәге 32 медаль: 12 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза.