Миңнеханов Мәскәүдә Нефть һәм газ университетында бораулау җайланмасын сынап карады
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда видео куйган. Видеода ул үз куллары белән бораулау җайланмасын сынап карый.
Республика җитәкчесе И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында булды.
«Россия дәүләт нефть һәм газ университетында корабль өчен виртуаль бораулау җайланмасын сынап карыйбыз», дип язылган видео астына.