Татарстанда автомобиль юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль караңгыда юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авария кичә кичке сәгать тугыз тирәсендә Базарлы Матак-Болгар юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel авомобиле белән идарә итүче 26 яшьлек йөртүче иминлек тизлеген сайламаган һәм машина белән бер юнәлештә юл буенча барган 49 яшьлек ир-атны бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Ир-ат тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.