Быел Әгерҗедә биш күпкатлы йортның ишегалды төзекләндерелә
(Әгерҗе, 10 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Әгерҗедә биш күпкатлы йорт ишегалдын төзекләндерү планга кертелгән. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендәге вәкилләр, быел программага кертелгән йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын ремонтлау буенча тәкъдимнәр җыйды. 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлады. Әлеге программа биш елга исәпләнгән. Шушы еллар эчендә Әгерҗе районында 35 күпфатирлы йорт ишегалды заманча төсмер алырга тиеш. 2020 елда Әгерҗедә ун ишегалдында ремонт эшләре алып барылды. Әлеге йортлар яны территорияләрендә юллар, тротуарлар яңартылды, чүп савытлары, эскәмияләр урнаштырылды, машина кую урыннары барлыкка килде. Ишегаллары яктыртылды. 2021 елда Әгерҗедә түбәндәге күпкатлы йорт ишегаллары төзекләндереләчәк: М.Горький, 1; Гагарин, 2, Комсомольская, 9; М.Горький, 13; Гагарин, 10; М.Горький, 2 тыкрыгы; Гагарин, 7; Энгельс, 3 һәм 3а.