Илсур Метшин Instagram социаль челтәрендә беренче тапкыр туры эфир үткәрә
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин бүген Instagram социаль челтәрендә туры эфир үткәрә, аның барышында ул казанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән онлайн-очрашу көндезге икедә Казан мэриясенең рәсми сәхифәсендә башлана.
Моңа кадәр шәһәр башлыгы социаль челтәрләрдә берничә видеоролик форматында 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап тоткан иде. Әлеге роликлар белән Казан мэриясенең YouTube-каналында танышырга мөмкин.