Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Дәниф Шәрәфетдинов: «Миңа түгел, гаиләмә авыр» - «Ватаным Татарстан» газетасы

0

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлинә Гыймадова).Миңа түгел, гаиләмә авыр булды. Тиешле даруын ала алмыйча урын өстендә калган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов сүзен шулай башлады. Шушы җөмләгә күпме ярату, ихтыяр көче салынганын аңлатып тору кирәкмәстер, мөгаен. Ул инде урамга чыгып йөри башлаган, яңа җырлар яздыру эшенә керешкән икән. —  Дәниф, бушлай тәэмин ителергә тиешле дару вакыйгасы ни булып бетте? — Ул дару белән мин федераль программа нигезендә тәэмин ителә идем. 2021 елда бер тапкыр да алып булмады. Баштарак та хәйрия фондлары аша, кайчак үз көчем белән юнәтеп килдем. 2020 елда гына бушлай кайтарыла башлады. Ул бездә җитештерелми, чит илдән кайтарыла, бер кабы 60 мең сум тирәсе тора. Шуны теркәүдә кыенлыклар килеп туган, күрәсең. Хәер, бу минем фаразлар гына, министрлык хәлне белсә дә, җавап бирмәде әле. Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә нәрсәдер булып, исемлектән төшеп калганмын. Мин тавыш чыгаруны яратмыйм. Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми. Ләкин бу соңгы чик һәм башка чара юк иде. Шунысына сөенәм: тавыш чыгару аркасында, башка авыруларга дарулар кайтару рәтләнгән. Юкса бит юк кына даруларны алу да газапка әйләнгән иде. Минем хәлгә килгәндә, халык ярдәме белән җыелган акчага ярты елга җитәрлек дару алып куйдым. Аллага шөкер, бер кап укол алганнан соң, хәлем җиңеләйде. Урамга чыгып йөри башладым. —  Дару юнәтүдәге аяк чалулар, юк кына нәрсәдән зур проблема килеп чыгу күңелне төшермәдеме? — Төшенкелеккә бирелә торган гадәтем юк. Хәлемне гаиләмә дә, бигрәк тә әнигә сиздермәскә тырыштым. Якыннарыма бик авыр булды, хатыным утка-суга төште инде… Шуңа күрә миңа бирешергә ярамый. —  Синең очрак артистларның бердәм булуын күрсәтте. — Хезмәттәшләрем, дусларым көн саен шалтыратып хәлне белешеп тордылар. Инде сөйләшергә дә хәл калмаган иде, алар хәбәрне социаль челтәрләргә тараттылар. Мин хәзер исемнәрен санап китмим инде, берүк үпкәләмәсеннәр. Һәрберсе өчен дога кылам, ихлас рәхмәтләремне укыйм. Артистлар концерт куябыз, диләр. Мин инде һаман кешегә авырлык булмасын, дим. Юк, куябыз, дигәч, үзегезгә карагыз инде, дидем. Җырларыңны тыңлап үстек, дип яшьләр элемтәгә чыга, анысы бигрәк күңелле. Ә бит үзем дә артистлар, гомумән, халык бу кадәр дәррәү күтәрелер дип уйламаган идем. Билгеле, бердәмлек көч өсти, үзеңдә ышанычны арттыра. —  Иң зур теләгең нинди? — Иң зур байлык — сәламәтлек. Бөтен кешегә сәламәтлек телим. Мин хәзер социаль челтәрләрдә бик күп аралашам, авыру кешеләр бик күп… Һәм алар арасында тиешле даруларны ала алмыйча җәфаланучылар күп. Ярый, минем исем бар дигәндәй, күтәреп алдылар, даруны да бик тиз алып кайтып җиткерделәр. Гади кешеләргә нишләргә соң? Иң зур теләгем — дару белән тәэмин итү көйләнсен иде. Кешеләр газапланмасын иде. Юкса бит, ил дә бай, дәүләтле халык бит без… —  Улың Динар да бик матур җырлый икән. Артист һөнәре җиңелләрдән түгел, башка һөнәр турында уйлап карарга кушмаган идеңме? — 11 сыйныфны тәмамлаганда, медицина өлкәсен сайлыйм, дигән иде ул. Соңрак: «Мөмкин булса, җырчы булып китәм инде мин, әти. Синең кебек җырлыйсым килә, зинһар, ачуланма», — диде. Үз теләге шундый булгач, ничек ачуланасың инде? Кызым исә, гаиләдә дүртенче артист күпкәрәк китәр, мин медицина өлкәсен сайлыйм, диде. Хатыным да белеме буенча хореограф бит минем. Миңа калса, балаларга каршы килергә ярамый. Бигрәк тә ул һөнәргә бәйле булса. Әти-әни юнәлеш бирүче, ә каршылыклар канны кыздыра гына. Безнең гаиләдә утырып аңлашу гадәте бар, шунысы яхшы. —  Үзең сәхнәгә чыгарга ниятлисеңме? — «Сольный» концертлардан күптән тукталган идем инде, чакырган җирләргә барып җырлап кайтырга ният бар. Майда Виталий Агаповның юбилей концертлары башлана, ул чакыра. Аңа рәхмәт, гел ярдәм итеп тора. Алга таба күз күрер инде. Апрель ахырларына берничә җыр яздырырга исәп бар. Хәзер эшләргә стимул бар инде, Аллага шөкер. —  Авылга кайтасыңмы? — Ике ай кайтканым юк иде, бу атнада кайтырга исәпләп торам. Хәлем начар булганда әни күзенә күренәсем килмәде. Туганнарга да, әнигә белгертмәгез, дип әйтеп куйдым. Әни сизенмиме соң инде? Бер сөйләшкәндә акрын гына, улым, хәлеңне сиздем, синең кәефең төшмәсен дип кенә белгертмәдем, диде. Зәмфирә Шәрәфетдинова (әнисе): — Дәниф авылга кайтса, кулына гармун алмыйча калмый. Мин аның халәтен күңеле сайлаган көйләр аша аңлыйм. Кеше моң¬ланганда акыл артка чигенә. Син ярамый дигәнне читкә куеп торасың, күңел капкалары киң итеп ачыла. Улың күңелен ачкан икән, син ничек түзеп торасың инде?! Аңа кушылып җырлый башлыйм. Күздән яшьләр акканчы, күңел керләреннән арынганчы җырлыйбыз. Аннан икәү чәй эчәбез. Бер атналык көч тупладым, әни, дип китә балакаем. Дәниф теле ачылганнан бирле җырлап үскән бала шул ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о развитии района Зябликово


Спорт в России и мире
Москва

Кто создает «креативный код» страны?


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о энергоэффективной постройке жилья в России





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об изменениях в налоговом и бюджетном законодательстве России


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск поддерживает Баку: планы по строительству агрогородка в Карабахе – ОБНОВЛЕНО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Europe1: Запад готовится убедить Зеленского принять принцип переговоров


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Совместный Дуэт с Певцом. Запись совместной Песни.



Москва

Без весомых проблем. Легко ли жить, если весишь 200 с лишним килограммов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net