Мәдәният министрлыгы Казан халкын Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакленә чакырды
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт театрының «Алтын битлек» театр фестивале номинанты булган «Көзге сере» спектакле XV «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале кысаларында Казанда күрсәтелә. ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Казан тамашачысын һәм журналистларны әлеге данлыклы спектакльне карарга чакырды. Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле XV «Нәүрүз» фестивале кысаларында 8 июнь көнне Кариев театры сәхнәсеннән күрсәтелә. Башлана — 18.00
6 номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кылучы «Көзге сере» спектакле 5 апрельдә Мәскәүдә күрсәтелде.
Спектакльнең пьеса авторы — Арсений Фарятьев (Мәскәү), режиссеры — Антон Федоров (Мәскәү), хореограф — Алинә Мостаева, ут буенча рәссам — Игорь Фомин.
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза.