Миңнеханов Россия гвардиясе башлыгы урынбасары белән иминлек турында сөйләште
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары — Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын ныгыту турында да сөйләштеләр. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралу чорында республика росгвардиячеләренең эшен аерым билгеләп үтте. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Анда Россия илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров һәм Татарстан Иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.