Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлаудан зыян күргән кешеләргә финанс ярдәме күрсәтергә боерды. «Татарстан Президенты кушуы буенча Яшел Үзәндәге фаҗигадан зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен документлар әзерләнә», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Һәлак булган хатын-кызның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә пособие түләнәчәк, ә милкен югалтучыларга бер кешегә 100 мең сум исәбеннән түләнәчәк, диде ул. Яшел Үзәндә 29 мартта, 23.00 сәгатьтә Ленин урамындагы торак йортта газ шартлау аркасында бинаның җиденче һәм сигезенче катларында берничә фатир җимерелә. Фаҗигада гаепле дип фаразланган кеше һәлак була. Биш кеше хастаханәгә эләгә. Зыян күрүчеләр арасында 70 яшьлек хатын-кыз булган, ул хастаханәдә үлгән. Бу фактка карата саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган.