Рәдиф Кашапов: Татар рок-музыкасын беләләр, тыңлыйлар, ләкин радиога куя алмыйлар
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рок-музыкант Рәдиф Кашапов татар рок-музыкасын радиога куелмау сәбәбен аңлатты.
«Мәсәлән, бер абый таксида бара һәм радиодан эстрада җырчысын тыңлый. Шуннан соң минем җыр куелса, ул, әлбәттә, башка радиога күчереп куячак, чөнки ул шул форматка ияләшмәгән. Безне беләләр, тыңлыйлар, ләкин радиога куя алмыйлар Рок музыка татар, башкорт, удмурт һ.б. телендә күп түгел, шуңа күрә аны аерым радиога чыгарып булмый», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында .
«Гауга» төркеме солисты Оскар Юнысов әйтүенчә, халыкка татар альтернатив музыкасын белми. «Халыкка Рәдиф Кашапов, Juna төркемен һ.б. күрсәткәч, беренче тапкыр ишетәм дип, аптырашка калалар», — дип сөйләде ул.
«Узган ел безнең җырларны „Татар радиосы“ннан ике сәгать буе яңгыратканнар иде. Ул бик сәер тоелды. Үземне „Татар радиосы“ннан ишеткәч, шаккаттым. Әгәр „Татар радиосы“ аудиториясе үзгәрсә, рок музыкантларның әсәрләрен куйсалар, нәтиҗәсе булмыйча калмас иде. Бу бары тик эксперимент кына. Радиога өметләр багламыйм. Урамда узган фестивальләрдә тамашачы тәэсире күбрәк була», — ди Рәдиф Кашапов.
Рәдиф фикеренчә, бу вакыт проблемасы гына. «Әйтик, urban.tatar интернет-радиосы безне һәм башка рок музыкантларны әйләндерә», — диде ул.