Миңнеханов Хөснуллинга Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Хөкүмәт Йортында ул РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Төбәктә федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, башка агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә. Шулай ук Татарстан Президенты Россия Премьер-министры урынбасарына Татарстанда милли проектлар кысаларында программаларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.