«Бүреләр» башкорт рок төркеме: Татар белән башкорт бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Бүреләр» башкорт рок төркеменә нигез салган Илшат Абдуллин татар халкы белән электән үк дустанә мөнәсәбәттә булуын сөйләде.
«Нык дулкынландык, чөнки беренче тапкыр татарча барган „Мин татарча сөйләшәм“ акциясендә 2018 елда башкорт телендә рок җырладык. Сәхнәгә чыгып, беренче җырларны җырлаганда ук тамашачы җылы кабул итте. Татар белән башкорт бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Тылмач кирәкми, бер-беребезне аңлыйбыз. Казанда яхшы, ачык йөзле кешеләр яши», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында .
Бүген «Бүреләр» башкорт рок-төркеме Казанда концерт куйса, дүртенче апрельдә татар музыканты Оскар Юнысовның Уфада концерты булачак. «Башкорт яшьләре Оскарның килгәнен көтә. Алар татар музыкасын тыңлый башлады, чөнки сыйфатлы, мәгънәле музыка. Интернеттан да „җырларыгыз яхшы, тыңлыйбыз“, дигән хатлар килә», — диде Абдуллин.
«Төркемебездә мин генә башкорт. Миннән тыш, татар, украин, мари милләтеннән музыкантлар эшли. Рәхәтләнеп башкортча җырлыйбыз, уйныйбыз. Безнең өчен музыканың милләте юк. Музыка — халыкны берләштерә», — дип саный Илшат Абдуллин.
Музыкант әйтүенчә, аның җырчы Зәринә Вилданова белән «Ак калфак» җырын башкортча-татарча җырлаганы булган. «Бик тә әйбәт, матур килеп чыкты. Бергә җырлаганда һәркем үз телендә башкара», — дип сөйләде ул.
«Татар-информ» агентлыгы «Бүреләр» төркеменең концертын онлайн күрсәтә.