Полицейскийлар Чаллыда яшәүче автомобилендә өч меңнән артык антисептик флаконы тапкан
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада полицейскийлар Чаллыда яшәүче бер ир-ат автомобилендә өч меңнән артык антисептик флаконы тапкан. Ир-атның аларга тиешле документлары булмаган. Агентлыкка билгеле булганча, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Түбән Камада автомобильне сәүдә үзәкләренең берсе янында туктаткан. Машина салонында 67 тартма табылган, аларның һәркайсында 100әр миллиграммлы иллешәр антисептик флаконы булган. Автомобильдә барлыгы 3350 флакон табылган. Моннан тыш, машинада лосьон флаконнары булган тагын өч төргәк ачыкланган. Чаллыда яшәүче машина йөртүчесенең антисептикларга бернинди документлары да булмаган. Әлеге факт буенча барлык материаллар да Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.