Роберт Миңнуллинның Башкортстандагы музее өч бүлмәдән торачак
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар китабы йортында «Шаян ТВ» Клара Миңнуллина һәм балалар белән очрашу оештырды. Роберт Миңнуллинның хатыны шагыйрьнең Башкортстанда ачылачак музее турында сөйләде. «Башкортстанда, Робертның туган авылында, музей ачарга җыеналар. Безгә Роберт исән чакта ук өч бүлмә бирделәр. Берсе китапханә, икесе музей булачак. Бүлмәләрне ремонтладылар. Хәзер безнең өйдә тартмаларга тутырылган әйбере тора, аларны музейга тапшырасы бар», — дип сөйләде ул.
Клара Миңнуллина балалар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укысын, ятласын иде, дигән теләген белдерде. Ул чараларга беренче тапкыр чыгуы турында әйтте. «Мондый чараларга кызыбыз Таңсылу йөри. Минем бер ел инде кеше арасына чыкканым юк иде, Беренче итеп сезне күрәм, балалар. Роберт киткәннән соң, китапларын да укый алмыйм, күңелгә тия», — дип сөйләде ул.