Казан «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә кушыла
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне, 4 апрельдә, Казанда фон йөреше буенча ярышлар узачак. Шулай итеп, Татарстан башкаласы «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә кушылачак.
Чара 10: 30 сәгатьтә Кремль яр буенда башлана. Катнашучыларны башта мастер-класс һәм гомуми күнегүләр көтә. Ярышлар 11: 10 сәгатьтә башланып китә.
10 мең адымны узган барлык катнашучылар да «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы дипломнары белән бүләкләнәчәк.
«Без Кремль яры буенча 10 000 адымны узачакбыз. Шәһәр үзенчәлеге турында күп кенә кызыклы нәрсәләр беләчәкбез. Без таяклы „скандинавлар“ ны да, җәяүлеләрне дә көтәбез», — диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.