Мөслимдә Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясе уздырырга ниятлиләр
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның 19 һәм 20 маенда Мөслимдә Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү буенча тарихи конференция үткәрергә җыеналар.
«Конференция Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары ярдәме белән узачак. Чарада „Россиянең татар авыллары“ бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан, Идел буе һәм Уралның әйдәп баручы галим, белгечләр, туган төбәкне өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак», — диде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.
Конференциядә борынгы, урта гасыр, Яңа вакыт һәм XX–XXI гасыр башларында Мөслим районының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү планлаштырыла.
«Ахырда Мөслим районы һәйкәлләре һәм Ык елгасы бассейны турында мәкаләләр һәм монография бастыру күз уңында тотыла», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.