Казанда яшүсмерләр метро станциясе түбәсенә менгән (видео)
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген кич «Кәҗә бистәсе» метро станциясе түбәсенә 2 яшүсмер егет менеп йөгереп йөрде. Букчаларыннан күренгәнчә, егетләр мәктәп укучыларына охшаган. Алар түбәнең иң биек урынына йөгереп барып аска таба карап торды. «Татар-информ» хәбәрчесенең видеога төшергәнен күргәч, балалар тиз генә сикереп төште һәм качты. Метрополитен полициясе яшьләр менгән түбә тирәсен тикшерергә китте. «Әлегә комментарий бирә алмыйбыз. Хәзер тикшереп киләм. Әйтүегез өчен рәхмәт», — диде хокук саклаучы «Татар-информ» хәбәрчесенә.