Алексеевскида яшәүче Леонид Якубовичка каз һәм чәкчәк бүләк иткән
(Алексеевск, 2 апрель, «Татар-информ», « Таң », Алексей Вангаев). Җомга көнне «Могҗизалар кыры» телетапшыруының чираттагы чыгарылышын күрсәттеләр, анда Алексеевск районы Ялкын авылыннан Роза Минакова катнашты. Ул Леонид Якубовичка каз һәм чәкчәк бүләк иткән. Ялкын авылында яшәүче ханым беренче уенчылар өчлегендә чыгыш ясады. Традиция буенча, Роза Галим кызы Леонид Якубовичка күчтәнәчләр тапшырды: «Эдем» предприятиесеннән Алексеевск чәкчәге, бавырсак, нәфис әйберләр туку фабрикасыннан күлмәк, шулай ук Кама балыгы һәм какланган каз. Шулай ук тапшыру вакытында аның оныклары Камилла һәм Кирилл иҗади номерлар күрсәтте. «Тапшыруны дусларым белән карадык, үземне читтән күзәтү бик кызык булды. Кызганыч, күп нәрсә эфирга кермәгән. Мин район, фабрика, кыңгырау чыңы фестивале турында сөйләгән идем, кайбер сәламнарым да кертелмәгән. Әмма гомумән алганда, мин бик канәгать. Сәфәрдән алган хис-кичерешләрем миңа гомерем буена җитәр мөгаен. Анда яхшы чыгыш ясаган оныкларым өчен бик шатмын», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Роза Минакова.