Биектауда хәрби техниканы җимергәннәр
(Биектау, 2 апрель, «Татар-информ», « Биектау яңалыклары », Эрнест Абдуллаев). Биектау районының Җиңү паркында урнаштырылган хәрби техниканы җимергәннәр. Техниканың кул сузымындагы барлык өлешләре тар-мар ителгән.
Хәзер хәрби-тарихи һәйкәлләр бүгенге көндә капиталь ремонт көтә.
Хәрби техника моннан 9 ел элек, 2012 елда, Җиңү паркы ачылу уңаеннан урнаштырылган иде. Шул вакыттан алып хәрби композиция район тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Җиңү көне алдыннан техника ел саен яңартылып торды.
Җиңү паркында башбаштаклык күренешенең шаһиты булган кешеләр әйтүенчә, ул көнне паркта 13-14 яшьлек яшүсмерләр күңел ача. Хәрби техниканың җимерелүе турында гариза да бүгенге көндә полиция органнарына барып җитмәгән.