Самараның «Туган тел» татар оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә 11:00 сәгатьтә Самараның «Халыклар дуслыгы йортында» «Туган тел» татар оешмасының хисап-сайлау җыелышында яңа җитәкчелек сайланачак.
Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, җыелышта оешманың финанс эшчәнлегенә исәп-хисап тотачаклар, «Туган тел» оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар, оешмадан чыгып киткән әгъзалар урынына яңаларын раслаячаклар.
Җыеылышта кереш сүз белән «Туган тел» оешмасының хәзерге җитәкчесе И.Г. Шәкүров чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.