Мартның соңгы көнендә Татарстанда яңгыр явачак
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Мартның соңгы көнендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Республика урыны белән яңгыр һәм кар явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Юлларда иртәнге сәгатьләрдә бозлавык була. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +3, +8 градуска кадәр җылы булачак.