Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланды
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Актаныш районында урып-җыю кампаниясе башланып китте, игенчеләр 19 июльдән уракка төште. Узган атнада районда комбайннар парады уздырылып, 93 комбайнның урып-җыюга әзерлеге каралды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Комбайннарны тиешле югарылыкта урып-җыюга әзерләгән 48 комбайнчыга район башлыгы Энгель Фәттаховның премияләре тапшырылды. Быел комбайнчыларның теория белемнәре дә сыналды, югары әзерлекле 9 комбайнчыга 5 мең сум премия тапшырылды. Быелгы урып-җыю кампаниясенә районга 5 яңа комбайн кайтты. Район буенча бер комбайнга эш йөкләнеше 570 гектар.
Комбайн йөкләнеше аз булган хуҗалыкларда комбайнчылар сыйфатка эшли. Икмәк тә югалтуларсыз җыеп алына. Ә инде мәйдан күп туры килгән очракта комбайн. кызу тизлектә эшләп, ашлыкны сугып алу сыйфатын төшерә. Әлеге хакта сишәмбе брифингында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев бәян итеп, һәр хуҗалык буенча анализ ясады.
Районда бөртеклеләрне 44 383 гектарда җыйнап аласы бар. 6904 гектарда техник культуралар. «Актаныш», «Әнәк» агрофирмасы — арпа, «Таң», «Нур Баян» көзге бодайны суктырып карады. Уртача уңыш гектарыннан 60 центнер. Узган еллар белән чагыштырганда игеннәрнең уңышы да мул, җыеп аласы мәйданнар да артык.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов брифингта райондагы икмәк уңышын арттырудагы эшчәнлек белән дә таныштырды. Бөртеклеләрнең 40 проценты көзге культуралар.
Көзге чәчү өчен бүгенге көндә 6 мең гектарда җир әзерләнгән инде. 18-19 мең гектар җир әзерләү максаты куела.