Яшел Үзәннән Әфган сугышы ветераны: Тавыш бирү һәр гражданга кагыла
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзән муниципаль районы Әфганстан сугышы инвалидларының иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Винокуров Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Бу хакта «Зеленодольская правда» газетасы хәбәр итә.
«Без бөтен гаилә белән Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга карар кылдык, өстәвенә, электрон вариантта түгел, ә сайлау участогына үзебез бардык. Бу вакыйга һәр гражданның тормышына кагыла», — диде Әфган сугышы ветераны.
Андрей Винокуров фикеренчә, төзәтмәләрнең мөһимлеге аларның федераль законнарда гына булган кайбер нормаларны конституцион дәрәҗәгә күтәрүеннән гыйбарәт. Мисал өчен, бу пенсияләрне индексацияләүгә карый.
«Юрист буларак, иң мөһим төзәтмә — Россия Конституциясенең халыкара килешүләрдән өстенлеге турында дип саныйм», — диде ул. Әгәр дә дәүләт бу төзәтмәне кабул итсә, Россиягә беркем дә үз шартларын һәм законнарын куя алмаячак.