Тавыш бирү көнендә Биектау районыннан ирле-хатынлы Галиевларга медаль тапшырдылар
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Биектау районыннан Галиевлар гаиләсе бүген өйләрендә тавыш бирергә теләк белдерде. Тавыш бирүдән соң ук аларга бүләк тапшырылды. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза. Фәрит абый белән Әминә апа тавыш бирүгә гомер буе бәйрәмгә барган кебек йөри. Әмма быел коронавирус өлкән парның традициясен бозган. Гадәттә алар сайлау участокларына рәхәтләнеп үзләре барган, быел өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаландылар. Барлык саклану чараларын саклап, сайлау комиссиясе хезмәткәрләре аларның йортына килде. Тавыш бирү процедурасын аңлатты һәм сайлаучының стандарт җыелмасын - шәхси саклану чаралары, ручка һәм тавыш бирү өчен бланк бирделәр. Ир белән хатын сайлау комиссиясе килүе турында белгән, ә авыл җирлеге башлыгының килүе көтелмәгән хәл булды. Таһир Баһаветдинов чәчәк бәйләме, грамота һәм медаль алып килгән. Җитәкче әлеге гаиләне 60 еллыгы белән котларга килгән, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырган. Фәрит һәм Әминә Галиевлар гомер буе район файдасына эшләгән. Икесенең дә «Хезмәт ветераны» медале бар. Алар бүгенге көнгә кадәр дә авыл тормышында актив катнаша һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бистә кешеләре арасында бу пар ихтирамга лаек һәм яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.