Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 11.02.2021

Бүген Татарстан Милли музеенда Эльмир Низамовның камера әсәрләрен ишетеп булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Милли музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов белән очрашу була. Иҗат кичәсенә килүчеләр яшь композиторның камера әсәрләрен ишетә алачак. Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмир Низамов белән очрашу «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында үткәрелә. «Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Музейга килүчеләр композитор белән шәхсән аралаша алачак. Иҗат кичәсендә шулай ук Татарстанның... Читать дальше...

Камил Нәҗмиев Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының ни өчен Минзәләдә узуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесенең быел Минзәләдә узуы очраклы түгел. Минзәлә шәһәре Муса Җәлил белән бик тыгыз бәйле. «1941 елны 7 ноябрендә Муса Җәлил Минзәләгә килә. Ул Минзәләдә шигырьләр яза, дуслары була. 1942 елның 1 гыйнварында сугышка китә. Бөек шагыйрьнең тыныч тормышының соңгы көннәре Минзәләдә уза» — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә... Читать дальше...



“Туслах” газетасы корреспонденты Маргарита Литта: “Улымның гомерен Изге Матрона саклап калды”

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасының чуваш бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез Маргарита Литта нурлатлыларга талантлы шагыйрә, күңел һәм тел байлыгын мәкаләләрендә сүзләр белән осталарча “төреп” бирүче журналист, үз халкының милләтпәрвәре, эчкерсез һәм ихлас кеше буларак таныш. Ә менә аның диндар булуы һәм ике дистә елдан артыграк сәйләннән иконалар чигү белән шөгыльләнүе тар даирәгә генә билгеле.

Татарстан юлында «Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында «Лада» автомобиле Пермь краеннан килүче фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы хатын-кыз пассажир зыян күргән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге өченчеләр киткәч республиканың Менделеевск районында Алабуга – Ижевск автомобиль юлында — Татар Чаллысы авылы янында булган. «Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, Пермь крае номерлары куелган фураны «куып» җиткән. Читать дальше...

Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30нчы җүзен белү буенча I Республика бәйгесе узачак. Чара Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында оештырыла (Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная ур., 24 й.). Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Госман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге уздыра, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте. Бәйгедә Татарстан Республикасы... Читать дальше...



Сарманда «Илһам чишмәсе» балалар иҗат бәйгесе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2021 елның 8 февральдә Россиянең һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан «Илһам чишмәсе» lll район ачык балалар иҗат бәйгесе башланып китте. Һәрбер чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен иганәче ярдәме кирәк. Бәйге өченче ел рәттән «Меги» ачык иҗтимагый оешмасының генераль директоры Илдар Гамиров һәм аның хәләл җефете «Ак калфак»лы ханым Миләүшә Гамирова ярдәме белән уздырыла. Читать дальше...

Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атлар чит хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен киңәш бирде. «Пәйгамбәребез: „Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр“, — дип әйтте. Чит хатын-кызга карау күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: „Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы“, — дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк»... Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцинация бөтен теләгән кешегә үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация бөтен теләгән кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган. Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә, дип бәяли белгечләр. Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Читать дальше...

Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге 27 февральдә «Спартак» халык иҗаты йортында Республикакүләм Кәрим Тинчурин исемендәге «Зәңгәр шәл» үзешчән театр коллективларының фестиваль-конкурсын уздыра. Фестиваль татар телен саклап калу һәм үстерүгә, татар халкының милли мәдәниятен пропагандалауга, Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклауга, гомумроссия гражданлык патриотизмын һәм теләктәшлеген формалаштыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Фестиваль-конкурс... Читать дальше...

Коръәннең мөфтият әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Саранск шәһәрендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәте тәкъдим ителде. Әлеге чара Саранск шәһәре милли-мәдәни үзәгендә узды. Татарстан мөфтиятеннән республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә килгән делегацияне Мордовия Республикасы татарларының Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев каршы алды. Презентация әлеге үзәкнең актлар залында Мордовия Республикасы имамнары, мәчет мөәзиннәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре... Читать дальше...

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында «Себер татарлары утары» ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Себер татарлары утары» этнокомплексын ачу тантанасында катнашты. Большеречье районының Үләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» этнокомплексы Омск төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан (рәисе Радик Миңнеханов) гамәлгә ашырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елда оешма 3 миллион сумга якын Президент грантын отты... Читать дальше...

Кукмара районында 170 кеше Cоvid-19дан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 11 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында 170 кеше коронавирустан прививка ясаткан . Бу турыда Кукмара районы үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр. «Бүгенге көндә коронавирустан беренче компонент вакцинаны 170 кеше ясатты. Шуларның 52се вакцинацияләүнең икенче фазасына килде», диелә хәбәрдә.

Баулыда «Мөселманнарның изге урыннары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Баулы туган якны өйрәнү музеенда «Мөселманнарның изге урыннары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге картиналарны, Чистайда мөселман арт-проекты кысыаларында уздырылган пленарлар вакытында, илнең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар иҗат иткән. Берникадәр вакыт картиналар Татарстан Дәүләт Советында эленеп торган, ә бүгеннән алып республика районнарында халык хозурына куела. Күргәзмәне иң беренче булып Баулы кабул итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Яңа Чишмә районы башлыгы «ТАССРның 100 еллыгына» медале белән бүләкләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Яңа Чишмә, 11 февраль, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» ). Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов «ТАССРның 100 еллыгына» медале белән бүләкләнгән. Шул хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бүләк район башлыгына Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тәтештә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Тәтеш, 11 февраль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте, анда Тәтеш районының биш мәктәбеннән педагоглар катнашты.  Татар теле укытучылары Л.Гарифуллина (Алабирде мәктәбе), Р.Гыйз­зәтова (Бидәңге мәктәбе), М.Сәгыйтова (Олы Тархан), М.Таҗиева (Килдеш мәктәбе), ­Р.Шәйхетдинова (Тәтештәге 1нче мәк­тәп) үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эшләү алымнарын күрсәттеләр. Читать дальше...

Татарстан җырчыларына Башкортстанга керү чикләнә. Рәсми сәбәбе — пандемия

Azatliq.org 

Башкортстанда яңа чикләүләр, аның беренче корбаннары — Татарстан җырчылары, аларга республиканың авыл, шәһәрләренә керү тыела. Хакимият моны пандемия чикләүләре дисә, Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип саный.

Спорт в России и мире
Москва

«Торпедо» объявило об уходе хоккеистов Кручинина, Бауи и Малова


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

16-летняя теннисистка Андреева обновила рекорд турниров WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Институт СТЭИ при поддержке Комитета общественных связей и молодежной политики города Москвы реализует проект "Вода Москвы"





Путин в России и мире
Москва

Пашинян подготовил "подарок" Путину к его инаугурации. Запад будет доволен


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил о желании построить в Белоруссии вторую АЭС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



The Beatles

100 лучших сольных песен The Beatles - 4



Москва

Рязанская область вошла в ТОП-3 по лесным пожарам в ЦФО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net