Түбән Камада Муса Җәлил истәлегенә Хәтер сәгате үткәрделәр
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган Хәтер сәгате үтте. Мәктәп укучылары, студентлар, язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, предприятие хезмәткәрләре, шәһәр халкы Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданга — Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шагыйрьнең туган көнендә Түбән Камада яшәүчеләр Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын... Читать дальше...