Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк. Труппага ул дүшәмбе көнне тәкъдим ителәчәк. Луиза Янсуар бу урында Гүзәл Сәгыйтованы алыштырачак . Әлегә бу хәбәргә Луиза Янсуар да, Гүзәл Сәгыйтова да комментарий бирмәде. Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде. Татар китабы йортын кем җитәкләячәге турында төгәл мәгълүмат юк.