123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 09.02.2021

Питрәчтә чаңгы базасы ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 9 февраль, «Татар-информ», «Алга» , Илшат Гайсаров). Питрәчтә тантаналы рәвештә чаңгы базасын ачтылар. Район башлыгы Илһам Кашапов һәм биатлон федерациясе башкарма директоры Артур Сабитов Кунакларны, яшь спортчыларны һәм спорт ветераннарын объект ачылышы белән котлады. Җавап сүзе белән спорт ветераны, питрәчле Владимир Иванов чыгыш ясады. Ул республика һәм район җитәкчелегенә спортны үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары «Татлизинг» генераль директорының капиталь төзелеш буенча... Читать дальше...

Актаныш район башлыгы коронавирустан прививканың икенче компонентын ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 9 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Вакцинаның беренче компонентын ясаганга 21 көн узган иде. Поликлиникага керүгә, иң элек, Энгель Нәвап улының тән температурасын үлчәделәр. Процедуралар бүлмәсендә табибә Эльвира Зәбирова район башлыгының кан басымын үлчәгәннән соң, аннан үзен ничек хис итүен белеште. «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын яхшы кичерүен белгәч кенә Энгель Фәттаховка икенче компонентны ясадылар. Читать дальше...

Уфада рәссам Рузил Имамовның «Таулар илендә» дип аталган күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Уфа шәһәрендә «Вафа» үзәгенең «Ак калфак» китапханәсендә рәссам Рузил Имамовның «Таулар илендә» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күргәзмә залында рәссамның төрле елларда иҗат ителгән унбиштән артык картинасы эленгән. Рузил Имамовны котларга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Россия һәм Татарстанның халык рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, Башкорстан Республикасының «Ак... Читать дальше...



Былтыр Татарстан аграрийлары 3,4 млрд сум дәүләт ярдәме алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә 3,4 млрд сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. «Республика программалары һәм бергә финанслана торган маддәләр буенча тигез өлештә 1,7 млрд сум бирелде», — дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. Министр урынбасары сүзләренчә, субсидия хисабына 87 мең гектар әче туфракка известь кертелгән, гидромелиоратив... Читать дальше...

Танзаниядә билгесез инфекция аркасында 15 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Танзаниядә кимендә 15 кеше билгесез инфекция корбаны булган, илледән артык кеше хастаханәгә эләккән. РИА Новости Anadolu агентлыгына хәбәр итүенчә, Танзаниянең сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле авырулар күңел болгану һәм кан катыш косудан җәфа чигә. «Авыру әлегә киң таралмаган, чир бер административ округта гына килеп чыккан», — дип хәбәр итә Мбея өлкәсенең Чунья округыны баш табибы Фелиста Кисанду. Ул, кешеләр хастаханәгә соң килгән очракта үлә, дип аңлата. Читать дальше...

Татарстанда транспорт салымы буенча ташлама бирүне гадиләштерергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда физик затларга транспорт салымы буенча ташламаларны вәкаләтле органнардан алынган белешмәләр нигезендә гаризасыз бирү тәртибен билгеләргә җыеналар. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты депутатлары тиешле закон проектын хуплады. «Транспорт чаралары берничә булса, салым ташламасы транспорт чарасына карата исәпләнгән салымның максималь суммасы белән бирелә», — диде парламент комитеты рәисе Леонид Якунин. Ул ачыклык керткәнчә... Читать дальше...

Казан юлында күмәк авария аркасында зур бөке барлыкка килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанда берничә машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәте аркасында зур бөке барлыкка килде. «Татар-информ»га үз корреспондентыннан билгеле булганча, бүген кич белән Краснококшайская һәм Баруди урамнары чатында дүрт җиңел машина бәрелешкән. Машиналар бөтен юлны каплаган, нәтиҗәдә, Краснококшайская урамында шәһәр үзәге ягына зур бөке барлыкка килгән.

Уфада «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия фәне көнендә Уфада А.З.Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдим итү булды. «Башинформ» хәбәр итүенчә, чарада энциклопедистлар, галимнәр, китапханә хезмәткәрләре катнашкан. «Башкорт энциклопедиясе» нәшрияты исеменнен учреждение директоры урынбасары Рания Хәсәнова, гыйльми сәркатип Клара Әһлиуллина чыгыш ясый. Алар басманың бурычлары, аның структурасы һәм эчтәлеге турында сөйли. Презентациядә катнашучыларга... Читать дальше...



Прокуратура: Чаллы автобусы ике яшүсмер ут белән уйнау аркасында янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Чаллыдагы маршрут автобусы ике яшүсмернең ут белән уйнавы аркасында янган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, янгын 13 һәм 14 яшьлек ике яшүсмернең ут белән шуклыгы аркасында килеп чыккан. Алар кулындагы зажигалкада газ баллончыгы янып китә. Фаразлаулар буенча, малайлар аны кабызып уйнаган.  Үсмерләрнең шәхесләрен ачыклаганнар, алар полиция бүлегендә профилактик исәптә тора. Икесен дә тоткарлаганнар. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы тармагындагы продукциянең яртысын кече хуҗалыклар җитештерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитештерелгән продукциянең яртысы хуҗалыкның кече формаларына туры килүен әйтте. «2020 елда иң зур үсеш күрсәткече фермер хуҗалыкларына туры килде. Крестьян фермер хуҗалыкларының җитештерү индексы 109, 7 процентны тәшкил итте», — диде ул Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә . Министр урынбасары сүзләренчә, 2020 елда фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 2,2 меңгә... Читать дальше...

Казандагы Тукай әдәби музее «Йолдызлы экскурсия»гә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 10 февраль көнне, Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе узачак. «10 февральдә экскурсияне тарих фәннәре докторы, XX гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова үткәрәчәк. Экскурсия татар телендә була», — дип сөйләде Татарстан милли музееның матбугат үзәге хәзмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Исегезгә төшерәбез, «Йолдызлы экскурсия» проектында... Читать дальше...

Министр урынбасары: Былтыр рентабельлек күрсәткече үтәлмәү кош итенә бәя төшүгә бәйле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Рекордлы күләмдә уңыш җыеп алынган һәм бәяләр югары булган елны да авыл хуҗалыгы тармагындагы рентабельлек күрсәткече түбән булган. Нәтиҗәдә 214 млн сумлык табыш алынмады, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Ришат Хәбипов. «2020 елда рентабельлектән кала, барлык 132 күрсәткеч тиешенчә үтәлде. План буенча ул күрсәткеч 19 процент булырга тиеш иде, чынлыкта 12,8 процент булды. Аның үтәлмәве кош итенә бәя төшү белән бәйле. Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Себер татарлары белән «Татарлар: гамәл стратегиясе» хакында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Омскида Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чара «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында узды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Пушкин китапханәсендә очрашуда Омск өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары, Омск өлкәсе Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Иннополис төзелеше һәм инфраструктурасы хакында киңәшмә уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис үсешенә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Киңәшмәдә Иннополисны проектлаштыру һәм комплекслы төзүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  Бизнесмен Николай Никифоров («Иннополис үсеше» ҖЧҖ һәм «Дигинавис» ҖЧҖ) технопарклар проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Чарада катнашучылар шулай ук шәһәр инфраструктурасын... Читать дальше...

Тикшерү комитеты Казанда батут үзәгендә балалар имгәнү сәбәпләрен ачыклый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе белгечләре массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау вакытында Казанда батут үзәгендә ял иткән өч баланың умыртка баганасы имгәнүен ачыклады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. «Имгәнгән балалар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан тикшерү үткәрелә», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...

Китап сөючеләр Марат Кәбировның «Киллер» китабы эчтәлеге белән кызыксына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Марат Кәбировның «Киллер» китабы чыгуы турында хәбәр ителгәннән соң китап белән кызыксынучылар социаль челтәрләр аша сораулар юллыйлар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева күпчелек сорауларның китапның эчтәлеге белән бәйле булуын әйтте. «Күп укучылар Марат Кәбировның „Киллер“ китабы нәрсә турында булуы белән кызыксына. Әсәр ир-егетләр өченме, хатын-кызлар өченме, дип сораучылар да шактый. Китап сату нокталарына әле барып җитмәде... Читать дальше...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын ике кеше үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939 һәм 1986 елларда туган ике хатын-кыз вирус корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. Пандемия башланганнан бирле вирус республикада 293 кешенең гомерен өзгән.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сөт җитештерү күләме артуның сәбәпләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда җитештерелгән сөтнең күләме артуның сәбәпләрен атады. «Барлык төр хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме 1935, 2 мең тонна булды. Сөт җитештерү күләме артуның бер факторы — техник яктан модернизацияләү. 2020 елда 6,5 мең малга исәпләнгән 16 сөт комплексы гамәлгә кертелде. Шуның нәтиҗәсендә сөт җитештерү 40 мең тоннага артты», — дип сөйләде ул Дәүләт Советында узган очрашуда. Читать дальше...


Музыкальные новости
Булат Окуджава

В МХТ имени Чехова 8 и 9 мая пройдет концерт с песнями Булата Окуджавы





Персональные новости
Express

Хеликс запускает лайт-формат сервиса Helix Express для сдачи анализов в Тамбове





Татарстанда буран һәм 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда җиңелчә буран һәм 32 градуска кадәр салкын булачак. «Аязучан-болытлы һава торышы күзәтелә. Вакыт-вакыт кар явачак, төнлә урыны белән бераз кар булачак», — дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә. Көндезге сәгатьләрдә республикада җиңелчә буран, көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. 10 февральдә төнлә 20.. 25 градуска кадәр салкын көтелә, урыны белән термометр баганалары -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламент дәресе - халык кыйммәтләрен саклауның яңа формасы ул

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел республиканың барлык мәктәпләрендә 15-20 февральдә парламент дәресләре үткәрелә. Ул республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана, бу — этник кыйммәтләрне саклауның яңа формасы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан укытучылары белән очрашуда шул хакта әйтте. «Глобальләшү һәм унификациянең заманча процесслары территориаль чикләрне юды. Миграцион агым арту, шулай ук мәгълүмат челтәрләре үсү нәтиҗәсендә мәдәният... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт Йортындагы эш кабинетында алар илнең бөтен мөселман җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны әзерләү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Алексей Песошин Тукай районының пандемия чорындагы уңышларын уңай бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калган Татарстанның бик аз муниципалитетларының берсе булып тора. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин Тукай районы Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Чара Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданчыгында узды. Чара башланганчы Алексей Песошин районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудник ОМОН «Крепость» стал бронзовым призером на соревнованиях Центрального округа Росгвардии по боксу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Россиянин Сафиуллин потерял четыре места в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Священнику, отпевавшего Навального, запретили носить рясу и крест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Старшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана призналась, боялась ли она развода родителей



Москва

Постпред США в СБ ООН пыталась переложить на РФ ответственность за ядерную войну

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net