123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 12.02.2021

Апаста элек ябылган сөт комбинаты эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Апас районында булды, анда ул «Ува-Молоко» ҖЧҖ сөт эшкәртү заводын карады. Элеккеге сөт комбинатын Удмуртия Республикасыннан «Ува-Молоко» ҖЧҖ инвесторы сатып алган, хәзер биредә ябык Апас сөт комбинатын торгызу эшләре бара. Министрга бинаны ремонтлау 2020 елның гыйнварында башлануы һәм сентябрьдә үк җайланмалар урнаштыра башлаулары турында сөйләделәр. Читать дальше...

Мамадыш районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадыш муниципаль районының Омар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелде. ФАП эше белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Омара» агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев танышты. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Омар ФАПы Омар, Вандовка, Омар Починок, Березовска... Читать дальше...

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай ашатуын дәвам итә. Бүген аларга Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда иртәнге сәгать уннан кайнар ашлар таратыла башлады. Итле аш белән пылаудан авыз итәргә, ипи белән чәй эчәргә дип 50дән артык кеше килгән иде. Сукбайлар һәм мохтаҗлар алга таба да һәр җомгада яңа гына пешеп чыккан, кайнар ризыклар ашый алачак, дип хәббәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.... Читать дальше...



Эксперт: Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта да Татарстанда эшсезлек кимиячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта да, Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимиячәк. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте. «Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта хезмәт базарында нәрсә булырга мөмкин? Әйтүе кыен. Бүген күпләп вакцинация ясала, билгеле бер иммунитет эшләнә. Пандемиянең өченче дулкыны булса да, ул икътисадның теге яки бу секторларын локдаунга китермәячәк дип өметләнәбез.

Табиблар коронавирус һәм грипптан үлүчеләр санын чагыштырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Канада тикшеренүчеләре Covid-19 коронавирусыннан һәм грипптан үлүчеләр санын чагыштырган. CMAJ журналына сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Табиблар 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 30 июненә кадәр Торонто һәм Миссиссаугиның җиде зур хастаханәсендә грипп һәм коронавирустан дәваланган очраклар турында мәгълүматны өйрәнгән. Биредә кешеләр күп яши, шунлыктан Covid-19 таралу дәрәҗәсе югары. Галимнәр алган мәгълүматларга караганда, яңа коронавирус... Читать дальше...

Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте. «Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем! Бүген, 12 февраль көнне кояш баеганнан соң, кадерле, мөбарәк Раҗәб ае керде — ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булып тора.  Кешеләр үзләренең гөнаһлары өчен гафу сорасын һәм тәүбә кылсын дип, Аллаһы Тәгалә берничә айны, көнне һәм кичәне мөбарәк итеп яраткан. Читать дальше...

Бозлы яңгырдан соң Татарстанга көчле салкыннар кайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бозлы яңгыр һәм җепшек кар яуган аномаль җылы шимбәдән соң Татарстанга көчле салкыннар кайтачак. ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә, якшәмбе көнне, 14 февральдә, республика аша салкын фронты узачак. Кар көтелә, төнлә  җепшек кар, урыны белән буран һәм бозлавык була. Һава температурасы төнлә -8дән -13 градуска кадәр (аязган вакытта — 17 градуска кадәр) һәм көндез -6, -11 градус күзәтелә. Юлларда бик тайгак булачак. 15 февральдә... Читать дальше...



Хезмәт министрлыгында Татарстанда иң кирәкле биш вакансияне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстан эш бирүчеләре һөнәрләре җитештерү өлкәсенә караган хезмәткәрләр белән кызыксына. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда республикада кирәкле биш вакансияне санап үтте. «Барыннан да бигрәк белгечләр производствога кирәк, бу гомуми структурада 20 проценттан артык. Ягъни һәр бишенче вакансия - җитештерү өлкәсенә таләп ителә торган хезмәткәрләр. Читать дальше...

Песошин РИТЭК башлыгы белән Татарстанда компания эшчәнлеген үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев белән Татарстан территориясендә компаниянең җитештерү эшчәнлеген алга таба үстерү турында фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Ренат Нургалиев «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры итеп 2020 елның декабрендә билгеләнә, бу постта Николай Николаевны алмаштыра. Элек ул предприятиенең генераль директорының беренче урынбасары ... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында инфраструктура мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында социаль инфраструктура булдыру буенча бурычларны оператив рәвештә хәл итү зарур, муниципалитетның актив үсеш алуы шуны таләп итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советы утырышында шул хакта белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «Район күтәрелә, актив рәвештә торак төзелә, муниципалитетка бик күп кеше күченә. Районның генераль планы үсеше фонында коммуникацияләр, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре бераз артта кала. Читать дальше...

Ренат Вәлиуллин: Халык үзе – коткаручы - «Мәдәни җомга»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», «Мәдәни җомга» ). Санкт-Петербург шәhәрендә 1905 елның сентябрь аенда атаклы дин эшлеклесе Атаулла (Гатаулла) Баязитовның "Нур" газетасы дөнья күрсә, 11 декабрьдә империя башкаласында Рәшит Ибраһимов җитәкләгән "Өлфәт" газетасы да чыга башлаган. "Нур"да Россия мөселманнарының тормышы, дини хокук­лар турында язылган, "Өлфәт" иҗтимагый гамәлләрне, милләт мәнфәгатьләрен күтәреп чыккан. Шулай итеп, патша Россиясендәге рус булмаган халыклар арасында беренчеләрдән булып... Читать дальше...

Татарстанда балалар бакчаларында бәйрәмнәр әти-әниләрсез узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе ата-аналарның балалар бәйрәмнәрендә булуны рөхсәт итү үтенечен шәрехләде. «Бу бөтенләй федераль тема, ата-аналарның бәйрәмнәрдә булуын чикләү санитар законнар белән беркетелгән. Бу норматив-хокукый актның федераль дәрәҗәсе. Санитар кагыйдәләрнең 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булу вакыты бу. Шуңа бәйле рәвештә РФ... Читать дальше...

Татарстанлыларны озын эш атнасы көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан халкын озын эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хөкүмәте карары белән шимбә, 20 февраль — ял көне 22 февраль - дүшәмбегә күчерелә», - дип искәрттеләр министрлыкта. Шулай итеп, киләсе эш атнасы алты көнгә кадәр озайтылды... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алексей Лященко белән ислам банкингын үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Алексей Лященко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Очрашуда партнерлык (ислам) банкингын үстерү һәм ислам финанславы инструментларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диелә хәбәрдә.   Алексей Лященко Дәүләт Думасы депутаты итеп 2016 елда сайланган, ул финанс базары буенча комитетка керә. Читать дальше...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Йөкле хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Зират кешедә начар хис-тойгылар калдыра, шуңа күрә авырлы хатын-кызларның зиратка бармавы хәерле, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. «Йөкле хатын-кызны тискәре хис-тойгылардан, начар әйберләрдән сакларга кирәк. Зиратка бару — үзеннән-үзе стресс. Анда барып якыннарыбызны искә алу, кайгыру, «Бакыйлыкка күчкән кешегә ничек ярдәм итәргә?”,- дип уйлау стресска китерә. Йөкле хатын-кызга мондый начар эмоцияләр кичерергә кирәкми»... Читать дальше...

Глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин принял участие в общероссийском марафоне книгодарения

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Накануне Международного дня книгодарения глава района Алмаз Ахметшин принял участие в общероссийской акции «Дарите книги с любовью» и преподнес Нурлатской межпоселенческой библиотеке символичный подарок.


Музыкальные новости
Моргенштерн

Кто из российских звезд перевел миллионы рублей жертвам «Крокуса»: сколько пожертвовали SHAMAN, Моргенштерн*, Бузова, Крид, INSTASAMKA, «Пикник» и другие





Персональные новости
БГАТОиБ

ДИРЕКТОР БРХК ВЛАДИМИР КОЖЕВНИКОВ ПРОВЁЛ "КЛАССНУЮ ВСТРЕЧУ" ДВИЖЕНИЯ ПЕРВЫХ





Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. «1958 елда туган ир-ат һәм 1944 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булды», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.     Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, диелә ведомоство хәбәрендә. 12 февральгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 296 үлем очрагы теркәлгән.

Нурлатцев просят оставаться бдительными и не попадаться на удочку к мошенникам

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

С начала текущего года в следственном отделе МВД России по Нурлатскому району возбуждено 9 административных дел, относящихся к категории «дистанционные мошенничества».

Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен мобиль кушымталарда бушлай укып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә Коръән мәгънәләре тәрҗемәләренең ике яңа мобиль кушымтасын ясады. Нәзарәт татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен берничә форматта чыгарды: китап, аудиоверсия, мобиль кушымта, дп хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. «Әлеге фундаменталь хезмәтләр интернетка бушлай күчереп алу өчен куелды. Хәзер Россиядә һәр мөселман кешесе динебезнең хакыйкый... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о том, что не играла в Индиан-Уэллс из-за болезни: «К сожалению, восстановление заняло много времени»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о возросшем интересе россиян к волонтерству  





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Дима Билан

Дима Билан стал «Мистером Х» в проекте “Новая битва экстрасенсов” на ТНТ



Москва

Реконструкция Голутвинского подводного газопровода близится к завершению

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net