Зәйдә «Милли мультfest» фестиваленең төбәк туры башланды
(Зәй, 13 февраль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). «Милли мультfest» фестиваленең төбәк турларының беренчесе Зәйдә үтә. Шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сараена республиканың 13 районы һәм Чаллы шәһәреннән 150гә якын катнашучы җыелды. Үзенчәлекле фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, жюри әгъзалары — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова котлады. Читать дальше...