123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 02.02.2021

Түбән Камада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы турында бушлай фильмнар карый алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 8-12 февраль көннәрендә Түбән Каманың «Восход» кинотеатрында «Перерыв на кино» бөтенроссия фестивале узачак. Кыска метражлы фильмнар кинофестивале 2014 елда Бөек Ватан сугышы темасына яшьләрне җәлеп итү һәм тарихны саклау проектының бер өлеше буларак гамәлгә куелган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Фестиваль программасы авторларның әлеге темага стандарт булмаган якын килүен һәм яңа чишелешләрне берләштерә. Зур экранда «Концерт»... Читать дальше...

Чирмешән районының Иске Кади авылында «киез итекле» хоккей уйнадылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 2 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешән мөхтәсибәте һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Иске Кади авылында «киез итекле» хоккей ярышы үткәрделәр. Оештыручылар җиңүче командаларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән. Ярышта барлыгы җиде команда: Иске Кадидан — ике, Елховой, Чирмешән, Югары Чегодай, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә авылларыннан мөселман яшьләре көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Алар киез итекләр киеп уйнадылар. Алка урынына исә... Читать дальше...



Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк. «Россия мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы кертеләчәк»,- дип хәбәр итә РИА Новости РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән. 27 гыйнварда Федерация Советында чыгыш ясап, министр яңа вазифаларга илнең барлык төбәкләрендә дә конкурс үткәреләчәге турында сөйләде. Быел мондый «Балачак навигаторлары» конкурсы инде ун төбәктә сынау режимында уза. РФ Мәгариф министрлыгы... Читать дальше...

Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан суыклар алып киләчәк антициклон йогынтысында булачак. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, томан төшәчәк. Талгын җил фаразлана. Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, шулай ук кар көртләре саклана. Төнлә һава температурасы нульдән 15 градуска кадәр, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкын була. Читать дальше...

Латвиядә песи коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган. «Латвиядә мәченең Covid-19 белән зарарлану очрагы беренче тапкыр табылган, тагын берничә мәчедә яңа коронавируска каршы антитәнчекләр табылган», - диде журналистларга сишәмбе көнне республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Уго Думпис. Ул Латвиянең Балтиядә коронавирус белән зарарлану бу төр вәкилләрендә ачыкланган беренче ил булуын әйтте. Думпис хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 9 600 сум тәшкил итәчәк. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «2020 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9 600 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 817 сум, балалар өчен — 9 625 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында. 2020 елның III кварталы белән чагыштырганда яшәү минимумы күләме бераз кимегән. Читать дальше...

«Кайгырту» дип аталган мобиль кушымта дәүләттән пособиеләр алуны җиңеләйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Кайгырту» («Забота») дип аталган яңа мобиль кушымта социаль яклау органнарыннан пособиеләр, субсидияләр алуны җиңеләйтә. «Граждан үзе һәм гаиләсе турында мәгълүмат тутырып, электрон сервистан нинди социаль ярдәм чараларына хокуклы булуын белә ала. Әгәр ул үзен Дәүләт хезмәтләре порталы аша идентификацияли икән, тиешле түләүләрне алу өчен электрон гариза юлларга мөмкин. Шунда ук гаризаның статусын күзәтеп була», — диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән... Читать дальше...



Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов җанисәп турында: Милләтеңне яшерү – оят

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов халык санын алуга карата үз фикерен белдерде. «Үз милләтеңне яшерү, әйтми калу минем өчен оят булыр иде. «Нинди милләттән?”- дип сорасалар, мин ничек «Татар түгел», — дип әйтә алыйм инде. Бу мәгънәсезлек, бик сәер. Чыннан да үз милләтен үзгәртүчеләр бармы икән? Шаккатам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Элегрәк «Татар-информ» татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновның катнаш көрәштә... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Хезмәт Герое Галимҗан Хаҗиев вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Социалистик Хезмәт Герое — легендар бораулау остасы Галимҗан Хаҗиев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Социалистик Хезмәт Герое бүген вафат булды, аңа 90 яшь иде. Кайганамәдә «Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде», дип әйтелгән. «Бораулау остасы Г.М. Хаҗиевның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге бораулау эшенә җентекле әзерлек процессы, коллективтагы югары сыйфатлы эш һәм дисциплина булды», — дип билгеләп үтелә. Читать дальше...

«Ярдәм» фонды журналист Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). «Ярдәм» хәйрия фонды автомобиль авариясендә һәлак булган журналист Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алу кичәсе үткәрде. «Ярдәм» хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, танылган журналистны искә алырга аның хезмәттәшләре, дуслары, шулай ук фонд хезмәткәрләре килгән. Очрашуда «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев үзенең хатирәләре белән уртаклаша, Эльвираның актив һәм шат күңелле кеше булганлыгын сөйли. «Аның соңгы эш урыны „Ярдәм“ хәйрия фонды булды. Читать дальше...

Космонавт-блогер инстаграмда Казанның орбитадан төшерелгән фоторәсемен куйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россия очучы-космонавты Олег Артемьев Казанның орбитадан ничек күренүен күрсәтте. Халыкара космик станция бортыннан ясалган фоторәсемне ул Instagram социаль челтәрендәге үз битендә урнаштырган. Фотолардан күренгәнчә, ул елның җылы вакытында төшерелгән. Бу хакта яшеллекнең күп булуы раслый. Космонавт фоторәсем белән Казан турында кыска хикәя биргән. Ул шәһәрне «башка нәрсәләрдән бигрәк „Россиянең өченче башкаласы“» дип йөртүләренә игътибар иткән һәм туристларны җәлеп итәрлек икәнлеген әйткән. Читать дальше...

Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Сергей Коломенский вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Сергей Коломенский 72 яшендә вафат булды. 1982 елдан 2015 елга кадәр Коломенский Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкли. Ул Татарстанда колопроктология мәктәбенә нигез салучыларның берсе иде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Мактаулы исемнәрдән тыш, табиб үзенең медицина казанышлары өчен җәмәгать бүләге - Гиппократ ордены медале белән дә бүләкләнде. «Республика... Читать дальше...

Казанда автобус йөртүче һәм кондуктор аңын югалткан балага ярдәм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда автобус йөртүче һәм кондуктор аңын югалткан балага ярдәм иткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләвенчә, бүген иртән Казан автобусларының берсендә «Мостоотряд № 3» тукталышында бер малайның хәле начарлана. «Бала агарды һәм аңын югалтты. 62нче автобуста, бакчага соңга калабыз дип, ул әтисе белән бергә бара иде. Соңрак ачыкланганча, бала иртән ашамаган булган», - дип сөйләде Сергей Темляков. Автобуста баланың хәле начарлануын белгәч... Читать дальше...

Ринат Фәхретдинов: Әни мин катнашкан көрәшне карамый, елый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов үзе катнашындагы көрәшне әнисенең карамавы, кайгырып елавы турында уртаклашты. «Өйдә күпләп туганнар җыела, барысы көрәш карый. Тормыш иптәшем дә күзәтә. Башта алар каршы иде. Сәламәтлегем өчен борчылалар. Ләкин ярты юлда туктап калып булмый. UFC лигасында топ'ка керергә кирәк. Кызым әле кечкенә, аңлап бетерми. Мине телевизордан күреп шатлана. Үскәч горурланыр, дип уйлыйм. Әни гел елый... Читать дальше...

Татарстанда өч хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус корбаны булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлде <...>», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Ковидтан 1946, 1972 һәм 1981 елларда туган өч хатын- кыз, шулай ук 1955 һәм 1976 елларда туган ике ир-ат вафат булган.  Министрлыкта үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр. Коронавирус... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Персональные новости
Алексей Сёмин

“Интерстрой” предлагает апартаменты в тихом районе Алушты





Финляндия һәм Эстониядә яшәүче татарлар милләтне аеруга каршы рэп чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Финляндиядә яшәүче Җәмилә Низаметдин халык санын алу алдыннан башланган провокацияләргә җавап бирде. Үзенең инстаграм аккаунтында ул яңа җырыннан өзек урнаштырган. Җәмилә: «Аералар мишәргә, аералар татарга, хәзер инде нишләргә?» — дип җырлый. «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», — дия торган иде әбием. Бу җырның сүзләрен инде 10 ел элек Эстония татары Фәүзия Һадиуллина язган иде, музыкасы минеке.⠀ «Аералар мишәргә дә, аералар татарга, Хәзер инде нишләргә? Читать дальше...

Казанда Мәскәүгә оча торган самолеттан аек булмаган өч гаугачыны төшереп калдырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда Мәскәүгә оча торган самолеттан өч исерек гаугачыны төшереп калдырганнар.  «Татар-информ»га Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казан аэропортындагы полиция бүлегенә Казан-Мәскәү рейсы самолетында өч кешенең гауга куптаруы турында хәбәр килгән. Килгән тәртип сакчылары бортта аек булмаган ике пассажирның хәмер эчүен һәм бортпроводникларны кимсетүләрен ачыклый. Моннан тыш, Мәскәүдән булган тагын бер пассажир шулай ук самолетның... Читать дальше...

Евгений Примаков: Татар диаспоралары хакимият хәл итә алмаган мәсьәләләрне җайлый ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков чит илләрдәге татар диаспоралары хакимият органнары хәл итә алмаган мәсьәләләрне җайлый ала дип саный. «Безнең өчен бөтен дөньяга таралган татар диаспоралары бик мөһим. Мин бүген Татар Конгрессына алар белән аралашу өчен килдем. Татар үзәкләре — Россиянең игелекле ихтыярый илчеләре дә. Чит илләрдә хөкүмәтнеке булмаган сектор вәкилләре зур роль уйный. Алар хакимият органнары аша хәл итеп булмый торган мәсьәләләрне җайлый ала»... Читать дальше...

Көрәшче Ринат Фәхретдинов: Хәбиб Нурмагомедов киңәшләре белән еш булыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Хәбиб Нурмагомедовтан киңәшләр алуын сөйләде. «Хәбиб Нурмагомедов белән без күптән таныш. Ул күп тапкыр Мәскәүдә миндә кунакта булды. Дуслар кебек шалтыратышып тормасак та, күрешкәндә дусларча җылы аралашабыз. 2013 елдан бирле миңа киңәшләре белән еш булыша. Ул чакта мин ул киңәшләрне аңлап та бетерми идем әле», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Татар көрәшчесе... Читать дальше...

Навальный мәхкәмәдә: "Путин тарихка агулаучы булып кереп калачак"

Azatliq.org 

Алексей Навальный, 2 февральдә "Ив Роше" эше нигезендә шартлы җәзасын реаль хөкемгә алыштыру мәхкәмәсендә чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путинны аны үтерергә тырышуда һәм җинаять эзәрлекләвендә гаепләде.

Спорт в России и мире
Москва

В хоккейном ЦСКА сменился главный тренер


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ Москва — Санкт-Петербург


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Спиваков

В Курской области выступил Национальный оркестр России под управлением Владимира Спивакова



Москва

Вентиляция продуктового магазина загорелась в Новой Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net