«Татнефть» хезмәткәрләре Түбән Кама үзәк китапханәсенә 500гә якын китап тапшырды
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеменә керә торган компания вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге Түбән Кама үзәк китапханәсенә предприятие хезмәткәрләре җыйган 500гә якын китапны тапшырды. Хәзер китапханә аларны барлык шәһәр филиалларына таратачак, анда аларны Түбән Камада яшәүчеләр укый алачак. Шулай ук 2020 елда «Татнефть» оештырган «Рухият» рухи яңарыш фонды Түбән Кама мәдәният идарәсенә 1400 китап тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...