Россия Диния нәзарәте мартта «Спутник V»ны рөхсәт итүче фәтвә чыгарырга мөмкин
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын рөхсәт итүче фәтвәне быел март аенда чыгарырга мөмкин. «Голәмәләр Советының чираттагы утырышы 16, 17 мартта Мордовиядә узачак. Анда без берничә фәтвә чыгарачакбыз. Бу вакытка кадәр мөселманнарның әлеге вакцинаны куллана алу-алмау мәсьәләсен карарбыз», — диде РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Аляутдинов «Ислам кануннары буенча COVID-19 га каршы вакцинация ясау» дип аталган җыелышта. Читать дальше...