Казанда Шәһәрне үстерү институтын оештырырга ниятлиләр
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда Шәһәрне үстерү институты барлыкка киләчәк.
ТР башкаласы мэры Илсур Метшин архитекторлар – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган яшь белгечләр белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Без Шәһәрне үстерү институты ачарга, анда иң яхшы архитекторларны җыярга ниятлибез. Әле күптән түгел генә беренчеләрдән булып яңа генераль план кабул иттек. Хәзер исә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен кабул итәчәкбез. Территорияләрне комплекслы үстерү турындагы яңа закон безгә бу эштә ярдәм итәчәк», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Әлеге проектны республика җитәкчелеге дә хуплады, дип өстәде Метшин. «Бездә „Казгражданпроект“ институты бар иде, әмма без әлеге институтны яңа көчләр белән оештырачакбыз, аны яңа эчтәлек белән баетачакбыз», - диде мэр.
Бүген шәһәр башлыгы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган яшь белгечләр һәм студентлар белән очрашты, югары уку йортының яңа эшләнмәләре белән танышты һәм 2021 елның көзендә архитекторлар форумын үткәрергә тәкъдим итте.