Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында «Себер татарлары утары» ачылды
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Себер татарлары утары» этнокомплексын ачу тантанасында катнашты. Большеречье районының Үләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» этнокомплексы Омск төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан (рәисе Радик Миңнеханов) гамәлгә ашырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елда оешма 3 миллион сумга якын Президент грантын отты, өстәп 1,2 миллион сум акчаны татар җәмәгатьчелеге үзләре җыйган.