Ульяновск өлкәсенең Уразовка татар авылы тарихына багышланган китап басылды
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең татар авыллары тарихына багышланган китаплар чыгу дәвам итә. Шушы көннәрә генә тагын бер татар авылы — Карсун районы Уразовка (Сакускай) авылы хакында китап басылды. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Гиматдинова (Хәйретдинова) тырышлыгы белән әзерләнгән җыентыкка авылның тарихы, данлыклы кешеләре, сугыш чоры һәм бүгенге тормышына кагылышлы бай мәгълүмат тупланган. Бу хакта «Өмет» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...